Террорчылык - хәзерге дөньяда кешелек иминлегенә яңаган төп куркынычларның берсе булып тора.

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Террорчылыкка каршы көрәш уңаеннан 4 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Терроризм- замана бәласе" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмә террорчылыкның катлаулы һәм күпкырлы аспектларына, аның сәбәпләренә һәм нәтиҗәләренә, шулай ук аны булдырмау юлларына игътибарны җәлеп итәргә тиеш.

Безнең күргәзмәнең максаты-мәгълүмат бирү генә түгел, ә бәлки бу куркынычка бергәләп каршы тора алу һәм киләчәк буыннар өчен куркынычсызрак җәмгыять булдыру.  Шуны истә тотарга кирәк: һәркемнең уяулыгы һәм җаваплылыгы   террорчылыкка каршы яхшы чара була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International