5 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән саф һавада «Пушкин әкиятләрен беләбез» дигән әдәби уен үткәрделәр.

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Уен башында китапханәчеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар бик теләп Пушкинның әкиятләр дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт иттеләр. Әлеге сәяхәттә алар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, өзекләр буенча әкиятләрне танып белделәр, әкиятләрдәге хаталарны таптылар. Һәр үтәлгән бирем өчен балаларга баллар бирелеп барды. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International