Бу бәйрәм җәмгыятькә Пушкинның Россия һәм тулаем дөнья мәдәнияте өчен иҗади мирасын аңлата. Ул дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән генә чагыштырырлык яңа, классик сәнгатькә нигез салучы булды. Пушкин - Россия исеме, Россия горурлыгы. Пушкин иҗаты безне гомеребез дәвамында озата бара. Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре, тәрҗемә өчен катлаулы булуга карамастан, дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан. Хәзер Пушкин көне безнең илдә ел саен бәйрәм ителә. Шул уңайдан, 6 июнь көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә "Рус шигърияте кояшы" дип исемләнгән төрле сыйныф укучылары катнашында мәдәни чара үткәрделәр. Чара барышында аларны язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштырдылар.