Укучыга А.С. Пушкин исеме яшьтән үк билгеле, чөнки балалар башта аның әкиятләре белән, аннары лирик әсәрләре, ә соңыннан романнар, повестьлар һәм пьесаларын укып танышалар. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевичның әдәби иҗаты бик кыйммәтле. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, төрле дин, милләт кешеләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Пушкинның туган көне уңаеннан Айдар авылы китапханәчесе балаларны шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар һәм аның иҗаты белән таныштырды. Аннары яшьләр «Мы вновь читаем Пушкинские строки» дип исемләнгән квест кысаларында әдәби станцияләр буйлап юлга чыктылар. Һәр этапта алар төрле биремнәрне үтәделәр: викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләр укыдылар, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча таныдылар, Пушкинның танылган әсәрләрендәге җөмләләрнең ахырын искә төшерделәр. Чара Пушкин әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм үзебезнең классик әдәбиятны белүгә ярдәм итә.