6 июнь – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне.

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Аның иҗатын кечкенә һәм олылар да ярата, шуңа күрә бу көнне бөтен ил буенча Пушкин көнен билгеләп үтәләр. 5 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре балаларга язучының тормыш һәм иҗат юлы, Пушкин әкиятләренең аерым сюжетлары турында искә төшерде. Балалар шагыйрь әкиятләре буенча әдәби конкурсларда катнаштылар, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International