Россия көне - дәүләтебезнең туган көнен, илнең суверенитетын һәм чәчәк атуын символлаштыручы бәйрәм

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Һәр ел саен ул 12 июньдә билгеләп үтелә һәм Россия Федерациясенең һәр гражданины өчен аерым әһәмияткә ия.

10 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзенең ктив китап укучылары белән илнең төп дәүләт бәйрәменә багышланган «Минем илем – минем Россиям» дигән темага рәсемнәр ясадылар. Шулай итеп, балалар үз Ватаннары – Россиягә булган рәхмәт һәм ярату хисләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар. Аларның рәсемнәрендә Россия флагын, чәчәкләр, кошлар, ак кәүсәле каеннарны да күрергә була иде. Балалар бик тырышып ясадылар. Рәсемнәр ачык төстә, матур һәм тәэсирле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International