12 июнь – Россия көне.

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Илебезнең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе булган Россия көненә Теләче үзәк китапханәсе «Ватаным – Россия» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә Россия тарихына багышланган энциклопедияләр һәм китаплар урын алган. Алар аша без  илебезнең бай мәдәни һәм табигый мирасы белән таныша алабыз. Китап битләрендә шәһәрләрнең гүзәллеге, борынгы кремльләрнең, монастырьларның һәм храмнарның тарихы, архитектура шедеврлары, һәйкәлләр, музейлар, гореф-гадәтләр һәм йолалар турында кызыклы мәгълүматлар тупланган. Шулай ук ватаныбыз тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча, дәүләт символлары, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр, Россиядә яшәүче халыклар турында ВК һәм телеграмм битендә укучылар игътибарына “Минем яраткан Россиям” дигән онлайн-викторина тәкъдим ителде.

Китап күргәзмәсе белән танышырга китапханәбезгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International