Бу көн күпмилләтле халыкның бердәмлеген гәүдәләндерә, Бөек державабызның үткәне һәм киләчәге арасында ышанычлы күпер булып тора.
Россия көне алдыннан безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында әлеге вакыйгага багышланган тематик көн узды. Әлеге чараның максаты балаларда Россияне дәүләт, Туган ил буларак күзаллау формалаштыру, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү иде.
Балалар безнең әләмнең ни өчен өч төстән торуын һәм һәр төснең нәрсә аңлатуын искә төшерделәр.
Ак төс- Ак каен,
Зәңгәр – күк төсе,
Кызыл төс -кояшлы таң
Балалар тантаналы рәвештә аягүрә басып илебез гимнын тыңладылар, «Минем Россия» күңел ачу чарасында катнаштылар, Россиянең рәсми һәм рәсми булмаган символларын искә төшерделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар.