Александр Сергеевич Пушкинны еш кына хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар.

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Аның әкиятләре белән балалар кечкенәдән үк танышалар. 14 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар Пушкинның әкият иленә сәяхәт кылдылар, анда алар юлны дәвам итү өчен, төрле станцияләрдә туктап, биремнәрен үтәделәр. Балалар әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, әдәби геройларның парларын таптылар, һәм башка станцияләрне дә тиз арада үттеләр. Балалар вакытларын файдалы уздырдылар, үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International