Безнең өчен әлеге бәйрәм - тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек көне. Ул Ватанны ярату, туган җиребез белән горурлану, буыннар бәйләнеше кебек төшенчәләрне дә берләштерә. 11 июнь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә әлеге истәлекле вакыйгага багышланган “Синең турында укыйм, Россиям минем” дип исемләнгән тематик очрашу үткәрде. Анда катнашучыларга бәйрәмнең тарихы, Ватан тарихының бөек битләре, илнең төп символларының әһәмияте турында сөйләнде.
Викторина сорауларына җавап биреп, яшүсмерләр Россия символлары һәм тарихы турында үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук Ватаныбыз, илебезне яратучы һәм горурланучы халык турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.