«Минем куркынычсыз каникулларым» акциясе кысаларында 17 июнь көнне Әбде авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты директоры белән берлектә җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлыкны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрде. Чара барышында балаларга җәйге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында презентацияләр күрсәтелде. Уен формасында өйдә, урамда, юлда, табигатьтә һәм суда килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч ситуацияләр буенча фикер алышынды. Интерактив уен вакытында балалар юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында китаплар һәм белешмәләр белән таныштылар.