Әбде авыл китапханәсе Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгына кушылды. Наркотикларга каршы айлык кысаларында 18 июнь көнне китапханәдә балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуга юнәлдерелгән профилактик чара уздырылды.
Әңгәмә барышында яшүсмерләргә наркотик матдәләрнең кеше организмына зыяны, шулай ук наркотикларның законсыз әйләнеше өчен административ җаваплылык һәм наркотик матдәләрне тарату, саклау һәм әзерләү өчен җинаять җаваплылыгы турында мәгълүмат бирелде.
Китапханәдә «Наркотикларга юк дип эйт» исемле күргәзмә оештырылды. Анда әлеге проблеманы аңларга һәм фикер алышырга ярдәм итүче китаплар, брошюралар, журнал мәкаләләре һәм буклетлар тәкъдим ителде. Бу чаралар балаларның һәм яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвешен сайлавына ярдәм итәргә, наркотикларга каршы аңлату эшен көчәйтергә юнәлдерелгән.