Китапханә – эссе кояштан яшеренергә, яраткан китап һәм журналларның битләрен ачарга, өстәл уеннарында уйнарга, интеллектуаль-күңел ачу программаларында катнашырга мөмкин булган иң шәп урын.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе мәктәп яны “Кояшкай” лагерына йөрүче балаларны үзенә кунакка чакырды. “Җәй, китап һәм мин дуслар!” дип аталган бу чарада балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, әкиятләр иленә дә сәяхәт кылынды, табышмаклар, башваткычлар чиштеләр. Катнашучылар биредә “Әдәби эскәмия”гә утырып, үзләренә охшаган китапларны һәм журналларны карый, дуслары белән аралаша һәм ял итә алды.