Алан авыл китапханәсе балаларның юл-транспорт куркынычсызлыгын, янгынга каршы көрәш һәм балалар белән бәйле башка гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан «Куркынычсызлык әлифбасы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Балалар белән бергә юлда килеп чыгарга мөмкин булган көтелмәгән хәлләрне җентекләп тикшерделәр, «Игътибарлы җәяүлеләр» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, аннары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, газ, электр приборларыннан ничек файдаланырга, урманда, суда һәм пляжда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр, уен формасында коткару хезмәтләренең телефоннарын өйрәнделәр. Балалар чара вакытында үзләрен актив тоттылар, барлык сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында барлык катнашучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәләр таратылды.