Китапханәләр эшенең мөһим юнәлеше булып наркоманияне кисәтү һәм үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора.

2025 елның 20 июне, җомга

15 июнь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучылар наркоманиянең зыяны, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына булган зарарлы йогынтысы турында фикер алыштылар. Шулай ук, «кармакка» эләкмәскә һәм наркотикларга бәйле булмаска кирәклеге турында да сөйләштеләр.
Наркомания җәмгыятькә нинди социаль явызлык китерүе, провокацияләргә бирешмәс өчен "юк!" дип әйтә белергә кирәклеге аңлатылды. Балалар сәламәтлекнең төп факторларын белделәр һәм барысы да сәламәт яшәү рәвешен сайлауларын, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүләрен белдерделәр.
Мондый чаралар яшь буынның сәламәтлеккә җаваплы карашын формалаштыруда һәм наркотикларга каршы тору культурасы үстерүдә мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International