Көннән-көн күбрәк кешеләр, бигрәк тә яшьләр, бозыклык челтәренә эләгә. Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан 20 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә «О наркомании нужно знать, чтоб ее избежать!» исемле күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә наркотикларга урын булмаган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче шулай ук укучылар өчен акция үткәрде. Акциядә катнашучыларга наркотиклар куллануның һәлакәтле нәтиҗәләре турында мәгълүмат һәм сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнүгә чакыручы буклетлар тапшырылды. Мондый чаралар яшьләр арасында наркоманиягә каршы тору культурасы формалаштыруда һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда мөһим роль уйный. Безнең максат — яшь буынга наркотикларның зыяны турында аңлату һәм аларны сәламәт, актив тормыш рәвеше алып барырга өндәү.