22 июнь көнне Россия Федерациясендә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә.

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Бу көнне Россия халыклары 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган һәм үз гомерләре бәрабәренәВатаннарын яклаган ватандашларын искә ала. Бу көнне без фронтта катнашкан һәм һәлак булган авылдашларыбызны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда хезмәт куючыларны искә алабыз, Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында баш иябез. 21 июнь көнне Айдар авыл мәдәният йорты,китапханэ белән берлектә “Сезнең батырлык үлемсез, сезнең дан мәңгелек!” исемле хәтер сәгате үткәрде . Бөек Ватан сугышы башлануның тарихи фактлары белән таныштырдык, бу көннең тарихыбыздагы иң кайгылы даталарның берсе булуы турында сөйләдек. Шушы дәһшәтле сугышта Ватан өчен гомерләрен биргән, сугыш кырында ятып калган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән  тогэллэнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International