Җәй - күптән көтелгән җәйге каникулларның якты һәм гаҗәеп чоры, балаларның көтеп алган озын ялы.

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Бу кояш, саф һава, табигатьтә һәм елга буенда йөрү, болыннарда ял итү. Җәй – китап белән дуслашу, мәгълүмати дөньяга карашыңны киңәйтү, буш вакытыңны файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек, ә китапханәче өчен-китап укучыларны китапханәгә мөмкин кадәр якынайту, китап укуга кызыксыну уяту мөмкинлеге чоры да ул. Җәйге каникул чорында Сауш авыл китапханәсендә «Җәйге каникуллар китапханәдәге китаплар белән!» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә танылган балалар язучыларының төрле жанрдагы кызыклы китаплары тәкъдим ителде. Күргәзмә җәйге каникуллар дәвамында эшләячәк һәм системалы рәвештә яңа кызыклы китаплар белән яңартылып китап укучыларга тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International