Бу көнне Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Безнең бурычыбыз - бу сугыш турында истәлекне саклау, аны балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга җиткерү. Без аларны, яклаучыларыбызны һәм коткаручыларыбызны хәтерләребездә сакларга тиешбез. Бу датаны без ел саен рәхимсез сугыш кичерүчеләрне, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен канлы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Олы Нырсы авыл китапханәсе үз укучылары өчен «Изге Буыннар хәтере» дип исемләнгән күргәзмә әзерләде. Катнашучыларның һәркайсы беркайчан да сугыш булмасын өчен тыныч, игелекле һәм үзара аңлашып яшәргә дигән теләкләрен җиткерде. Бу очрашу уйланырга мөмкинлек бирде.