Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Хәтер һәм кайгы көне Олы Мәтәскә авылында да билгеләп үтелде. Обелиск янында узган чарада мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Чара “Буыннар хәтере сүнмәс" дигән исем белән үтте. Кыскача бу көн турында мәгълүмәт бирелде, обелискка чәчәкләр салынды.