Бу көнне Россия халыклары 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган һәм үз гомерләре бәрабәренә Ватаннарын яклаган ватандашларын искә ала. Бу көнне без фронтта катнашкан һәм һәлак булган авылдашларыбызны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда хезмәт куючыларны искә алабыз, Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында баш иябез. 21 июнь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Сезнең батырлык үлемсез, сезнең дан мәңгелек!” исемле хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында Бөек Ватан сугышы башлануның тарихи фактлары белән таныштырылды, бу көннең тарихыбыздагы иң кайгылы даталарның берсе булуы турында әйтелде. Шушы дәһшәтле сугышта Ватан өчен гомерләрен биргән, сугыш кырында ятып калган сугышчылар бер минутлык тынлык белән искә алынды.