1941 елның 22 июне — тарихны «аңа кадәр» һәм «аннан соң»га бүлгән фаҗига башланган көн.

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Бүген барлык россиялеләр өчен бу Хәтер һәм кайгы көне-һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу көне. Әлеге көн уңаеннан Шәтке авыл китапханәсендә «Хәтерлибез һәм кайгырабыз!»исемле тематик чара үткәрелде. Анда Шәдке урта мәктәбенең мәктәп яны лагереннан балалар чакырылган иде. Очрашу башында китапханәче балаларга 1941 елның 22 июнь көненең беренче сәгатьләре, бу коточкыч сугышның ничек башлануы турында сөйләде. Аннары балалар фикер алышуда катнашып һәм сораулар биреп, Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен күрсәтә алдылар. Чара азагында балалар, тынычлык һәм өмет символы буларак, Бөек Җиңү геройлары истәлегенә ак күгәрченнәр ясадылар. Бу иҗат хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә дөньяның нәрсә өчен көрәшергә һәм нәрсәне сакларга кирәклеген искә төшерү дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International