"Сугыш кайтавазы, безнең йөрәкләрдә"

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

22 июнь көнне Сауш авыл китапханәчесе  мәдәният йорты директоры белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышлап "Сугыш кайтавазы, безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән  хәтер сәгате  үткәрде. Чараның төп максаты үсеп килүче буынны совет халкының батырлыгына хөрмәт хисе тәрбияләү, җиңүнең нинди авыр бәя яуланганын күрсәтергә омтылу булды. Балаларга сугышның халкыбызга күпме кайгы китергәне, ул елларда балалар җилкәсенә төшкән сынауларның авырлыгы турында сөйләнелде. Катнашучылар «Хәтер шәме» акциясенә кушылып, стеллага чәчәкләр салдылар һәм шәмнәр кабыздылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International