Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышлап, Субаш авыл китапханәсендә «Җирнең бөтен төсләре — наркотикларга каршы» дигән күргәзмә эшлщнде. Бу күргәзмә наркотикларның зыяны турында җәмәгатьчелекне хәбәрдар итү һәм яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатын күздә тота.
Шулай ук китапханәче кече яшьтәге китап укучы балалар белән әңгәмә үткәрде, анда ул наркоманиянең зыяны, наркоманнарда таралган авырулар турында сөйләде. Балалар бу темага игътибар белән колак салдылар, наркотикларның куркыныч нәтиҗәләре турында мәгълүмат алдылар.
Бу чаралар яшь буынга җаваплы һәм аңлы сайлау ясарга ярдәм итәр, сәламәтлекне саклауның никадәр мөһим икәнен аңлатыр. Наркотикларга каршы көрәш — безнең һәрберебезнең бурычы, һәм безнең киләчәгебез өчен җаваплылык тойгысы белән яшәү кирәк.