Җәй - ял, саф һавада уеннар, күңел ачу һәм, әлбәттә, кызыклы китаплар һәм журналлар уку вакыты.

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

25 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Ишегалдына укырга чык!» дигән акция үткәрделәр.

Чара барышында балалар фондта булган яңа, матур басмалар белән танышып кына калмадылар, үзләре дә яраткан китаплары турында сөйләделәр, журналлар актардылар. «Геройны танып бел!» дигән әдәби викторинадагы әкиятләрнең барысының да геройлары табылды. Балалар рәхәтләнеп китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштылар, сораулар бирделәр, журналлардагы квестларны чиштеләр һәм лабиринтларны уздылар.  Шулай итеп, китап укудан балалар ләззәт алса, ә җәйге очрашулар китапханәгә яңа укучылар җәлеп итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International