«Наркотикларга Кагылма – сәламәт кал»

2025 елның 27 июне, җомга

26 июнь көнне, наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне кысаларында, Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Наркотикларга Кагылма – сәламәт кал»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара яшьләрнең наркотикларның зыяны турында хәбәрдарлыгын арттыруга, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Китапханәләрнең бурычы - үсеп килүче буынны бәладән саклау, кисәтүче мәгълүмат бирү. Мәгълүмат сәгате барышында укучылар яшьләрнең наркотик матдәләр куллануының төп сәбәпләре белән таныштылар, танышлары яки дуслары наркотикларга бәйле булса, үзләрен ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр. Мондый чаралар наркоманияне кисәтүдә мөһим адым ясый һәм яшьләрдә үз сәламәтлекләренә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International