Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. 21 июнь көнне Иске Җөри авылы модель китапханә хезмәткәрләре “Ак каен” ял лагерына йөрүче балалар белән “Хәтер кайда, шунда күз яшьләре” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Балалар белән “Сугыш балалар күзаллавында” темасына рәсемнәр ясалды, сугышка багышланган шигырьләр укылды. Ахырдан укучылар белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салынды.