Ата - аналарның (законлы вәкилләрнең) игътибарын балаларны йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү проблемасына җәлеп итү максатыннан, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме (тәрбиячесе Биккинина Р.Р.) балалары белән автомобиль салонында «Бала-төп пассажир»акциясе үткәрелде. Ата – аналарга буклет-белешмәләр тапшырылды. Шул ук максат белән " минем балам эләктерелгән, ә синеке?». Акция ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды.
Акция кысаларында балалар белән көн саен биш минутлык «Юлда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре» искә төшерүләр, «Юл билгеләре», «Тылсымлы флайер» әңгәмәләре үткәрелде, «Ни өчен креслосыз барырга ярамый», «Ни өчен юлны кызыл утка чыгарга ярамый» юл ситуацияләре каралды.