“Туган авылым”

2025 елның 1 июле, сишәмбе

27 июнь көнне “Пушкин картасы” проекты кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән  “Туган авылым” дип исемләнгән квиз-уены үткәрделәр.

            Һәр кешенең кече Ватаны бар. Бу ул туган, үскән, укыган, беренче дуслары калган урын. Авыл елъязмасының битләрен ачып карасаң, аның тарихы никадәр бай, нигез салынганнан алып бүгенге көнгә кадәр нинди катлаулы юл үткәнен күрергә мөмкин. Укучылар кече Ватанның үткәне һәм бүгенгесе турында, аның битләрендә ата-бабаларның батырлыклары һәм хезмәт көннәре чагылганын белделәр. Бу уенда туган як тарихы, истәлекле урыннары, табигать һәм хайваннар дөньясының байлыгы, аның гореф-гадәтләре, мәдәни кыйммәтләре: милли киемнәр, ризыклар, бәйрәмнәр, туган якның күренекле кешеләре, язучылары һәм шагыйрьләре турында сораулар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International