Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Балаларны иманлы итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Шуны күздә тотып 1 нче июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән авылдагы “Наил мәчете”нә экскурсия оештырды. Мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре белән таныштырылды. Балалар исә үзләре яттан белгән сурәләрне сөйләп күрсәттеләр.