Быел ул 28 нче июньгә туры килде. Яшьләр көне-яшьләр бәйрәме. Бу бәйрәм энергия, идеяләр һәм яңа югарылыкка омтылыш белән тулы һәркемне берләштерә. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе "2025 секунд уку чемпионаты" акциясе оештырды. Чемпионатның төп үзенчәлеге шунда, аңа алдан әзерләнәсе түгел, чөнки катнашучылар нинди текст укырга кирәклеген белмиләр. Катнашучылар бирелгән әсәрләрне рәхәтләнеп укыдылар, акция турында кызыклы мәгълүмат белән уртаклаштылар һәм анда ничек катнашырга мөмкин булуын күрсәттеләр. Акция китап укуның — күңелсез эш түгел, ә белем, хис-кичерешләр һәм яңа идеяләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт икәнлеген тагын бер кат искә төшерергә сәбәп булды. Яраткан язучыларыбызның китапларын кулга алырга кабат мөмкинлек туды.