1 июль көнне Айдар авылы китапханәчесе китап һәм журналларга сак караш тәрбияләү, китап белән эш итү культурасы һәм искергән, таушалган китапларны ремонтлау буенча «Сәламәт бул, китап!» дип исемләнгән китапханә сәгате уздырды.

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Чара барышында «Китап Айболиты» мастер-классы да үткәрелде. Китапханәче балаларга китап чыгаруда нинди зур хезмәт куелуы турында сөйләде, китап укучыларны кабат сөендерсен өчен, китапчыкларны ничек «дәваларга» кирәклеген күрсәтте. Балалар таушалган битләрне  төзәттеләр, карандаш тамгаларын бетергеч белән бетерделәр, скотч белән ертылган битләрне ябыштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International