13 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә коррупциягә каршы торуның актуаль темасына багышланган «Без коррупциягә каршы буын» дип исемләнгән тематик әңгәмә узды.

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Әлеге чара яшь буында коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру һәм хокукый белемнәрне арттыру максатыннан оештырылды. Коррупция хокук бозуларының реаль мисалларын һәм аларның җәмгыять өчен нәтиҗәләрен тикшерүгә аеруча зур игътибар бирелде. Яшүсмерләр дискуссиядә актив катнаштылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм сораулар бирделәр. Тематик әңгәмә яшь буынның коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә зур кызыксынуын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International