Бу көлү, елмаю һәм чын мәгънәсендә яхшы кәеф. Ә тагын җәй – матур әдәбият белән танышу өчен уңайлы! Буш вакытның күп булуы ничек шәп бит, чөнки яныңда сиңа бөек сәяхәтче булырга ярдәм итүче, китап геройлары белән аралашу шатлыгы бүләк итүче һәм сине гаҗәеп маҗаралар, фантазияләр, иллюзияләр һәм романтика дөньясына алып китүче кызыклы китаплар бар.
16 июль көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында «Китап белән кояшлы очрашу» дип исемләнгән сәяхәт оештырылды. Китапханәчеләр балалар белән бергә китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясады, аларны яраткан китап һәм мультфильм геройлары белән таныштырды, викторина үткәрде. Барлык катнашучылар да уңай тәэсирләр, яхшы кәеф белән таралышты.