"Уйнап күңел ачабыз!"

2025 елның 5 июле, шимбә

Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында  "Уйнап күңел ачабыз!" дигән исем астында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләргә бик күңелле чара үткәрделәр. Җәйге көнне балалар төрле уеннарда катнашып, күңелләрен ачтылар. Алар арасында "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Колакка колак", "Очты, очты", "Чүлмәк вату" кебек татар халык уеннары да бар иде! Шулай ук "Балык тоту" уенында да үз осталыкларын күрсәттеләр.
Китапханәчеләр балаларның зиһенен дә эшләттеләр: табышмакларга җавап эзләттеләр, әкият геройларын искә төшерделәр. Бу чара халкыбызның күңел энҗеләрен онытмаска, киләчәк буыннарга тапшырырга кирәклеген тагын бер кат искәртте. Чөнки халык уеннары – ул безнең мирасыбыз, тарихыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International