Айдар авыл йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Кече Сабантуй» үткәрделәр.

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, иң актив балаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Балалар аркан тартыштылар, капчык киеп, чаңгыда киез итек киеп йөгерделәр, «Табактагы алма» уенында уйнадылар, бәйрәмдә тагын бик күп уеннар һәм конкурслар үткәрделәр. Барлык кунак малайлар ,кызларны туңдырма һәм табигый сок белән сыйладылар. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның бердәм эше балалар Сабантуй бәйрәменең кунелле дәрәҗәдә үтүенә ярдәм итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International