“Барсы да гаиләдән башлана”

2025 елның 6 июле, якшәмбе

Елдан-ел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең актуальлеге арта бара. 6 нчы июль көнне Баландыш авыл китапханәсендә “Барсы да гаиләдән башлана” дип исемләнгән әдәби-уен программасы оештырылды. Балалар гаилә темасы буенча викторина сорауларына җавап таптылар һәм бәйрәм символы булган  ромашка чәчәгеннән йөрәк  ясадылар.

Безнең йөрәкләребез һәрвакыт  наз һәм мәхәббәт белән тулып торсын, тормышыбызга  изгелек һәм яхшылык кына  килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International