Китапханәчеләрнең җәйге чорда төп бурычы - каникул вакытында балаларны мөмкин кадәр күбрәк китапханә чараларына тарту, эчтәлекле ял белән тәэмин итү, аларның белемнәрен киңәйтү, аралашырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү. 4 июль көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә «Җәйнең матур көнендә табигать кочагына яраткан китаплар белән» дип исемләнгән библиопикник оештырды. Тик бу пикник гади генә түгел, ә библиопикник. Шуңа күрә балалар үзләре белән табигатькә яраткан китапларын алдылар, китапларга булган тәэсирләре белән уртаклаштылар, әдәби викторинада катнаштылар, кызыклы, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.