Районда хуҗалыкларның 2025 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.

2025 елның 6 июле, якшәмбе

           2025 елның 4 июлендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында  комиссия тарафыннан, 2025 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.

Әзерлекне тикшерүдә, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгынын механизация бүлеге җитәкчесе - Ильнар Габбасов, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе  җитәкчесе – Ралиф Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканын башка  төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе – И.Р.Баев,  Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре хәм белгечләре  катнашты.  

          Конкурста комбайннар күрсәткечләргә карап хәм баллар  белән бәяләнеп тикшерелде. Тикшерү вакытында, бер бөртектә икмәкне  югалтуларсыз, түкми-чәчми җыеп алу максатыннан, хәрбер комбайн  контроль суктырылып каралды. Шулай ук, конкурста икмәкне ташу өчен  биек бортлы хәм герметизацияләнгән үзйөрешле техниканы, амбар  хуҗалыгын (икмәк саклау складларын, киптерү машиналарын,  икмәк  чистарту хәм аралау линияларын), үлчәү җайланмаларының әзерлеген, җир эшкәртү агрегатларының әзерлеген, техник хезмәт күрсәтү вакытында хәм урып-җыю вакытында комбайнерларга матди кызыксындыру чаралары тикшерелде.

          Урып-җыю кампаниясе вакытында техник хәм янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде хәм комбайннарның  янгын сүндерү җайланмалары (огнетушительләр), аптечкалар белән,  комбайнерларның махсус киемнәр белән тәэмин ителеше тикшерелде.

           Конкурсның нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге  хуҗалыкларга бирелде:

     1 урын – ҖЧҖ «Август Теләче» хәм АҖ «Алан» хуҗалыгы 69 балл;

     2 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгы 68 балл;

   3 урын – ҖЧҖ «Агролак» хәм ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасына 67 балл бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International