7 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.
Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән), комбайнерлар махсус эш киемнәре, яктылык кайтаручы жилетлар белән хәм аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.
Әзерлекне тикшерүдә Үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-И.Р.Баев, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.