Камил Әдһәм улы Кәримов Татарстан АССРның Питрәч районы Шәле авылында туа.

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Ул әсәрләрен 1975 елдан бастыра башлый, ә 1980 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый. Беренче китабы 1981 елда чыга. Үз иҗатында ул гади кешене күрергә, аның шатлыклары һәм кайгылары турында сөйләргә, сәләтле күзәтүче автор буларак чыгыш ясый. Күпчелек әсәрләре хезмәт кешеләренә багышлана. Ул татар фольклоры, сатирасы, ирониясе белән оста эш итә, шулай ук, телевидениедә юмористик тапшырулар авторы буларак чыгыш ясый. Күкчә авыл китапханәсендә “Камил Кәримов-күренекле язучы” дип исемләнгән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларга язучының иҗаты турында сөйләде һәм биографиясе белән таныштырды. Язучының юбилеена багышланган чара бик кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International