Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы.
Казаклар авыл китапханәсендә «Чикләр белмәс әкият» дип исемләнгән видео – сәгать үтте. Китап укучылар серле әкиятләр дөньясына сәяхәт итте. Алар үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерләр, әкиятләрне рәсемнән танып, геройларының исемнәрен әйттеләр. Шулай ук балалар яраткан әкиятләрен видеодан карадылар.