9 июль көнне "Пушкин картасы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән “Татарский орнамент” дип исемләнгән мастер класс үткәрделәр.
Фетрдан ясалган бизәкләр көндәлек һәм бәйрәм киемнәрен камилләштерә ала, образларга яктылык бирә.
Мастер-класста катнашучылар татар милли орнаментының үзенчәлекләре белән таныштылар, аның әһәмиятен ачтылар. Чара барышында балаларга татар халык декоратив-кулланма сәнгате белән танышу өчен «Татар халкының милли үрнәкләре» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.