8 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында "Мәкаль юкка гына әйтелми" дигән танып-белү сәгате уздырылды.

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Аның барышында китапханәче төрле халыкларның иҗаты, бәйрәмнәре һәм йолалары, иске татар фольклоры, аларның халык телендә барлыкка килү тарихы һәм татар теле турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар мәкальләр һәм әйтемнәрнең сөйләмне якты, бай һәм сәнгатьле итүен, аларның сөйләм теле белән аерылгысыз бәйләнештә булуын белделәр.  Мәкальләр һәм әйтемнәр ярдәмендә кешеләргә характеристика биреп, төрле хәлләрне: байлык һәм ярлылык, шатлык һәм кайгы, эссе һәм суыкны ничек тасвирлап була икәнлегенә төшенделәр. Белемнәрне ныгыту өчен дүрт турдан ("Мәкальне тәмамла", "Мәкальне җый", "Нинди предмет турында сүз бара икәнен тап", "Мәкальнең мәгънәсен аңлат") торган әдәби уен оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International