Җәйге каникуллар дәвам итә, алар белән бергә ял да дәвам итә.

2025 елның 11 июле, җомга

Ләкин безнең укучылар бу вакытта да китапханә турында онытмыйлар һәм буш вакытларын безнең белән үткәрәләр. 10 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе клуб хезмәткәре белән берлектә балалар өчен «Ачык һавада укыйбыз» дигән әдәби беседка оештырды. Балалар саф һавада китап-журналларны рәхәтләнеп карадылар, викториналарда катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар бирделәр, күңелле һәм гыйбрәтле әкият геройлары – хайваннар турында фикер алыштылар. Ачык һавада уку күңелле, файдалы һәм кызыклы гына түгел, уңайлы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International