11 июльдә спорт паркында «Татарстанда җәй» акциясе кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бадминтон буенча Турнир узды. Балалар уеннан уңай хис-кичерешләр алдылар. Һәм ахырда катнашучыларның һәркайсы татлы бүләкләр алды.