Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.
11 июль көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә — ул бәхет йорты» дип исемләнгән чара оештырды. Бергәләп бәйрәмнең барлыкка килү тарихын искә төшердек, аның традицияләре һәм символлары белән таныштык. Матур кичәбез гаилә турындагы музыкаль номерлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Чарада 30, 40 ел бергә яшәгән гаиләләр дә катнашты. Очрашу бик җылы атмосферада узды һәм барлык катнашучыларда да күңел күтәренкелеге, якты уңай хис-кичерешләр калдырды.