Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Август» оешмасында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

2025 елның 18 июле, җомга

      18 июль көнне Теләче муниципаль районынын ҖЧҖ «Теләче Август» оешмасында  ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

     Әзерлекне тикшерүдә Узйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-И.Р.Баев, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

     Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист-машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

     Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International