18 июль көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәре Гильмутдинова Р. балалар белән “Табигать, без синең дуслар!” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде.

2025 елның 19 июле, шимбә

Китапханәче чарага килгән балаларга  табигать күренешләре турында, җәнлекләр һәм үсемлекләр турында сөйләде. Әлеге дәреснең максаты укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде. Укучылар табигать турында  шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, табигать  турында мәкалләр әйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау- ул һәркемнең изге бурычы дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International