"Милли уеннар – тәрбия чарасы" дип аталган әлеге чара балаларны халкыбызның бай мирасы белән таныштыру, аларда милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Чөнки уен – ул һәр баланың тормышында мөһим урын алып тора. Ул балаларны уйланырга, фикер йөртергә, тиз арада карарлар кабул итәргә өйрәтә. Уеннар аша балалар бер-берсе белән аралашырга, дуслашырга, ярдәмләшергә күнегә.
Чара барышында балалар бик теләп мәкалләр әйтештеләр, халык авыз иҗатының энҗеләре булган табышмакларга җавап эзләделәр. Ә иң мөһиме – алар милли уеннар уйнап, күңелләрен күтәрделәр, бер-берсе белән аралашудан рәхәтлек алдылар.